Шагыйрьләр гыйшкына остаз – Әфләтун!
Уйлыйк соң: рухи биеклек һәм пакьлек Начармы? Онытсак тән шәһвәтен?
Шагыйрьләр гыйшкына остаз – Әфләтун!
Калдырган тупас хисләргә нәфрәтен:
Сөюдә илаһилыкка чакырган! –
Җиң, дип, бәдәндә кан уйнау зәхмәтен.
Уйлыйк соң: рухи биеклек һәм пакьлек
Начармы? Онытсак тән шәһвәтен?
Ничә гасыр бәхәс! Әфләтун яклы
Күпме дәрвиш, суфи – «Хак дусты» ләкин.
Ул заманнар ерак. Бүген сәхнәдә
Иблис бугай остаз: күпләргә – хәким!
Кайда, ди, «Әфләтун гыйшкы!» Азгынлык
Туй итә: ачкан һәр җенес гаурәтен!
…Мин читтә бу тамашадан. Тик нигә
Арта әле, аңламыйм, мәхәббәтем?
Илаһидыр бу хис… Сиксәннән узгач,
Бәлки, башкасы кирәкми – ни әйтим?
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Әфләтунча Мәхәббәт.....Ялгыша күк, бу очракта “Сөюнамә” язман*ы?!Мантыйкка бик туры килми Гаташның бу язганы.....Ничек була Җирдә яшәп тән сөюне кагарга?Әфләтун**ча гына сөеп, ничек бала табарга?.....Дөрес булмас тән сөюне тупас хис, дип сөйләсәң.Җирдә тормыш туктый, әгәр, тән белән дә сөймәсәң......Тән шәһвәте, имеш, бары Иблис мәлгунь коткысы...Тик платоник сөю бары сөюнең актыккысы!.....Картлык көндә кала калса платоник сөю генә...Шәһвәт киткәч, кала аны илаһи дию генә......Ps: Язман*- автор Әфләтун**- Платон.....Сәйлән Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0