Россия
Россия, мин – синең тугры улың – Буыннарның яңа дәвамы.
Россия, мин – синең татар улың,
Мин – яраң да синең, дәваң да,
Яңа буыннарның башы да мин,
Үткән буыннарга дәвам да.
Урап кайтсам кайчак узганнарга,
Бу – кер эзләү түгел тарихтан;
Бары күңел бабайларның хәлен
Белер өчен шулай зарыккан.
Эзләмим мин аннан канлы эзләр,
Кынысыннан чыккан кылычны.
Бүгенгегә карыйм: Уртак Ватан –
Советларның күге тынычмы?!
Дөнья булгач, бар да булган инде –
Төйнәлгәндер байтак төеннәр,
Араларда кара мәче йөргән –
Дошман көлгән, дошман сөенгән.
Дошман сөйли кояш баткан якка
Карап безнең кылыч айкауны.
Ә мин телгә алам ике дусны –
Рус Пугачёв, татар Канкайны.
Ә мин Пушкиннарны сагынып яшим.
Ирек җәлладлары кулыннан
Пуляларны үзем алып, Аны
Аралыйсым килә үлемнән.
Ә мин таңнар саен курганнарда
Ил иреге өчен баш салган
Солдатларны санап өзгәләнәм:
Кайсы, кайчан?.. Кайсы яклардан?..
Безгә инде башка иман иңде,
Безнең кыйбла – дуслык кояшы,
Коммунизм – безнең уртак язмыш,
Ленин – безгә уртак юлбашчы.
Алкынланып Идел аккан илдә
Төзибез без якты, яңаны.
Россия, мин – синең тугры улың –
Буыннарның яңа дәвамы.
«Казан утлары». 1972 ел, 5нче сан.
Әхмәт Рәшит
"КУ" 05, 2022
Фото: pixabay
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев