Ромашкалы туйлар җәйләрдә...
Көләч ромашканың ак чуклары – Бу тормышның якты шатлыклары.
Туй күлмәге кигән ап-ак болын –
Ромашкалы туйлар җәйләрдә.
Таңнарның ал, хисләренең саф мәле,
Мәхәббәттән башлар әйләнә.
Көләч ромашканың ак чуклары –
Бу тормышның якты шатлыклары.
Шатлыкларны бергә өзәргә!
Гел шатлыктан тормый диеп дөнья,
Үзәгенә сагыш корган оя, –
Сынауларга бергә түзәргә!
Болын өсләрендә тургай җыры,
Тиң бәхеткә телим юрарга.
Ромашкалар ак таҗларын сибә
Җитәкләшеп үтәр юлларга.
Көләч ромашканың ак чуклары –
Бу тормышның якты шатлыклары.
Шатлыкларны бергә өзәргә!
Гел шатлыктан тормый диеп дөнья,
Үзәгенә сагыш корган оя, –
Сынауларга бергә түзәргә!
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев