Шигърият
Рәхәт чакка җиттем
...Яратыгыз – (башта үзегезне!) – Дөнья шундый матур яратканда!
Рәхәт чакка җиттем.
Мин беркемгә
Бернәрсә дә бүген тиеш түгел.
Бер булганнан меңне күрә белә,
Булмастайны хыялланмый күңел.
Сөйләгәннәр... әйдә, сөйләсеннәр!
Миңа алар һич тә кызык түгел.
Үзем беләм: мин фәрештә булмам,
Әнкәй оялырдай бозык түгел.
Хисап тотасым юк уйларыма.
Кайсы чатта? Кайсы якка барам?
«Кыйблаң кайда?!» – диеп сорый ала
Ходай гына,
Җирдә – газиз Анам.
Рәхәт чакка җиттем!
Үз күңелемне
Бүген менә үзем аңлый алам!
...Яратыгыз – (башта үзегезне!) –
Дөнья шундый матур яратканда!
Гөлнара Сабирова
"КУ" 06, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Без бурычлы күпләргәИ- и- и, тагын бер нарцисс шагыйрь рәхәттә яшәп ята...“Мин беркемгә тиеш түгел!”- мон(ы)сы инде зур хата!Алла, димим, ата- анаң,...туган җирең, халкың бар!“Милләтемә хезмәт итәм!”- дигән әле антың бар.Рәхәт чак ул- сәер нәрсә,бетеп куя, беркөнне...Бу дөньяда, гел рәхәттә тотмый язмыш беркемне.Мин беркемгә тиеш түгел!”-сүз түгел, ул чир генә!Читтә кайтып егылганны коча туган җир генә...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0