Ришвәт
Мин улыма Ришвәт диеп кушам. Ачык булыр аңа һәр ишек. Гаеп итеп карамагыз миңа, Шул фикергә килдем, уй кичеп.
Мин улыма Ришвәт диеп кушам.
Ачык булыр аңа һәр ишек.
Гаеп итеп карамагыз миңа,
Шул фикергә килдем, уй кичеп.
Каршы килгән кеше булмас аңа,
Бакчада да урын табарлар.
Яшәү өчен чират тормый алар,
Улым кебек «алтын» балалар.
Ришвәт килгән җирдә баш эшләтеп,
Бар гозерен бик тиз үтәрләр.
Бәйгеләрдә җиңү арты җиңү
Яулый алыр, булмас киртәләр.
Минем улым, шиксез, бик зур үсәр,
Корсак асып куяр эченә.
Атнасына ике тапкыр барыр
Ял итәргә диеп, эшенә.
Кәттә машинада йөреп, шулай
Бәреп китәр берәр кешене.
Хөкемдарлар карар чыгарырлар:
«Ул гаепле, үзе сикерде»...
Берәр заман хатынлы да булыр,
Туар аннан кечти Күчтәнәч.
Көлмәгез сез! Менә дигән исем,
Бөек булыр әле зур үскәч.
Ахыр чиктә, Аллаһ каршында да:
«Кертмәсәгез, өскә шалт(ы)ратам!», –
Дияр әле минем улым – Ришвәт...
Барып җиттең... Нокта, братан…
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев