Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Птичьи права»

Кинәт шундый тәгъбир искә төште: «Ил өстендә чыпчык үлми лә...» Борынгылар сүзен барлаштырсам, бәгыремне төрле уй телә.

Кинәт шундый тәгъбир искә төште:
«Ил өстендә чыпчык үлми лә...»
Борынгылар сүзен барлаштырсам,
бәгыремне төрле уй телә.
Ваемсызлык белән авырганда,
файда итми икән кай имнәр.
Иман сеңмәс җирдә чыпчык түгел,
юкка чыкты күпме кавемнәр!
Чү, гадәти кошның хокукыннан
көнләшерлек вакыт килгән ич.
Хаким көчнең Аллаһ аңлар телгә
каныгуы бик тә кызганыч...
Югалтуга гына китерәдер
«Чыпчык үлми» диеп юану.
Гамьсезлекләр кылып башланмыймы
инкыйразга таба юл алу?

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев