Парлы сөт
Әнкәм дә юк. Сыер... Парлы сөт тә... Авыл да елдан-ел искерә... Җирдә яшәүләрнең фанилыгын Зират кына искә төшерә…
Көтү әле яңа гына кайткан...
Урамга таралган сөт исе...
Бала чакның якты хатирәсе –
Ап-ак хатирәсе – сөт төсле!
Кичке эңгер. Әнкәм сыер сава,
Ун литрлы чиләк тутырып...
Ә мин көтәм аны сабыр гына
Күтәртмә баскычка утырып.
Менә-менә әнкәм туктап калыр...
Һәм кузгалып китәр сыер да.
Дога кылыр әнкәм эчтән генә
Аллаһның нигъмәт-сыена.
Ә аннары... миңа таба борылып,
Әйтер: «Кызым, бераз гына көт...»
Сузар, гадәтенчә, чиләгеннән
Чынаякка салып парлы сөт.
«Бисмиллаңны оныта күрмә, балам,
Онытмасаң, бик зур үсәрсең!
Үсеп җиткәч, бәхеткәең булса,
Ерак-еракларга китәрсең...»
Димәс иде әнкәм, ышангандыр
Чит җирләрдә бәхет көткәнгә...
Эчтән генә җаны киселгәндер,
Рәхәт күрми гомере үткәнгә...
Ә мин эчәм сөтне каударланып,
Борыныма куна күбеге...
Бер җирдә юк бүтән парлы сөтнең
Шул – бала чактагы кебеге.
Әнкәм дә юк. Сыер... Парлы сөт тә...
Авыл да елдан-ел искерә...
Җирдә яшәүләрнең фанилыгын
Зират кына искә төшерә…
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Белмим, нигә парлы сөтне шулкадәрле мактыйлардыр?Ана сөтен, бәлки, күрми үскәннәрен аклыйлардыр?Тансыктыр ул сыер сөтен күрмәгәннәр ишесенә, Кибет сөтен имеп үскән, ягъни шәһәр кешесенә?!Сыер сөт тәмле, беләм, тик парлысы һич тә түгел...Минем, кемдер яңа сауган сөт эчкәне истә түгел.Авылымда ничә еллар яшәп, сыер тоткан йортта,Парлы сөтне карамадым хет бер тапкыр йотып та.Ә сөт тәмле, аеруча, салкын сөткә җиләк салсаң,Бер кулыңа, мичтә пешкән, кайнар ипи сырты алсаң.Аеруча, печән чабып өйгә кергәч, арып- талып,Иң беренче сыерыңа шул хуш исле печән салып... ... Сәйлән
0
0