Логотип Казан Утлары
Шигърият

Пар имәнне кочтым – гайрәтләндем...

Ә үзем соң ниләр өләшалдым булсын өчен дөнья яктырак?! Ә үзем соң ниләр өләшалдым булсын өчен дөнья яктырак?!

Пар имәнне кочтым – гайрәтләндем,
каеннарны кочтым – наз алдым.
Туган айга карап дога кылдым:
калебем – пакь, җаным тазарды.
Чишмәләргә төштем – моңнар алдым,
тауга күтәрелдем – иркенлек.
Мәңгелекнең үзедер бу таулар,
тормышыбыз гына бер көнлек.
Зәңгәр күккә бактым – аһ, чиксезлек!
Ә кыялар нинди горурлар!
Шулай сабыр, горур булган өчен
йөз ел, мең ел тагын торырлар.
Тирән елга һәрчак тыныч ага,
диңгез күрке – биек дулкыннар.
Дулкыннар да килеп бер бәрелә
үзләреннән биек упкынга.
Дәрьялардан ашкынулар алдым,
дуамаллык бирде давыллар.
Йолдызлы күк югарыга дәшә,
тирәнлеккә өнди тамырлар.
Әй син, дөнья, бер могҗиза икән,
карап торам, торам аптырап.
Ә үзем соң ниләр өләшалдым
булсын өчен дөнья яктырак?!

Нурлан ГАНИЕВ (1985) – шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе; Башкортстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты. «Бер мизгел
нибары» исемле китап авторы. Уфада яши.

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев