Пар имәннәр
Татар, башкорт – бер тамырдан Үсеп чыккан пар имән. Бу дөньяда безнең кебек Якын халык бар микән?!
Татар, башкорт – бер тамырдан
Үсеп чыккан пар имән.
Бу дөньяда безнең кебек
Якын халык бар микән?!
Бер тамырдан телләребез,
Динебез дә, җырлар да,
Гореф-гадәтләр дә уртак,
Йөрибез бер Җомгага!
Һәрчак бергә татар, башкорт –
Бөркетнең пар канаты,
Гарасатны җиңдек бергә,
Әл дә алсу таң атты.
Безнең дуслык корычтай нык,
Гасырларда сыналган,
Кардәшлекнең кадерен белеп,
Бергә яшик, туганнар!
Ут-күршеләр, туганлашып,
Бергә учак ягабыз,
Килен биреп, кияү булып,
Кунакларга барабыз.
Татулык – зур байлыгыбыз,
Бердәмлектә көчебез,
Терәк булсак бу тормышта,
Уңай булыр эшебез!
Тиңдәш булсак, киңәш корсак
Җил-давыллы заманда,
Нурлар сибәр гел дөньяга
Гармун, курай һаман да!
Бүлешәсе малыбыз юк,
Бүленәсе җиребез,
Бербөтен булып яшәсәк,
Чәчәк атар илебез.
Татар, башкорт – канкардәшләр,
Бер ананың баласы.
Туганнардай, безгә бергә,
Мәңге бергә барасы!
«КУ» 02, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Хактыр, бәлки, бу милләтләр- пар имәннәр, дигәннәре, ............Бер ананың баласыдыр ике милләт имәннәре? ............. ...Бәлки,чынлап, игезәкләр булганнардыр туганда да,- .........Куш чикләвек булганнардыр кәшәнкәдә булганда да?! ........... ...Тик имәннәр ике якка бүген авып бара сыман, ............ Кара мәче үткән кебек икесенең арасыннан... ............. ...Беренчесе, маңкортлашып, үз халкының башын ашый, .........Ә икенче ут- күршесе күршесеннән үзен ясый. ......... ...Яман булыр, агайлар да имәннәргә тотынсалар, ...........Кискәч ике төп башында баш төзәтеп утырсалар... ........... ... Сәйлән
0
0