Логотип Казан Утлары
Шигърият

Пакусны киң алган булып, үзебезчә эш кылып...

Йөргән булдык инде без дә бөекләргә ышкылып. Еллар узды, туннар тузды, китеп барды бөекләр...

***
Пакусны киң алган булып, үзебезчә эш кылып,
Йөргән булдык инде без дә бөекләргә ышкылып.
Еллар узды, туннар тузды, китеп барды бөекләр...
Уңга карыйм – коры куык, сулга карыйм – буш куык...
***
Җүнле кеше һәрчак ишек шакып керә,
Җүнсезләре, аяк тибеп, ватып керә…
– Ишек, дисең… Синең, Ләбиб, беркайчан да
Булмады бит ишегең! – дип, Вакыт көлә.
***
Булды инде… Барысы да… Ялгышы да…
Аклы-чуклы булмады шул язмышы да…
Тын аулакта шөкер итеп яшәр чакта…
И, бу йөрәк… Һаман утка алгысына…
***
Тормыш бит бу: юк артыннан кудыра шул,
Таймас җирдә аягыңны шудыра шул.
Гел яхшылык кылып кына барган чакта.
Вак ялгышлар зур ялгышлар тудыра шул.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев