Логотип Казан Утлары
Шигърият

Озын-озак гомерем юлларыннан

Гомер фасылларын озатамын Язлар назын саклап юлымда.

Озын-озак гомерем юлларыннан

Егетләрчә атлап барам мин.

Аңлый алмыйм: киләчәгем өчен

Әллә шатлык, әллә яра мин.

Хыял чаба салават күпереннән,

Бата-бата ап-ак күбеккә.

Җиде төсен түшәп юлларыма

Сәфәр чыгам җиде кат күккә.

Җиде төннең җиде уртасында

Җидегән йолдыз белән очрашам.

Иң-иң матур йолдыз – Җир анадан

Сарманымның хәлен сорашам.

Кояш белән бергә кочаклашып

Күтәреләм зәңгәр тауларга.

Ак болытның ябышып ялларына,

Китеп барам шатлык ауларга.

Нурга чумып салават күперенең,

Толымнарын үрәм җидедән.

Төшләремне өнгә әверелдереп

Озатып кала мине Җидегән.

Йолдызларга бик бай күк гөмбәзе,

Күрмәдем тик көмеш, алтынны.

Кочагыма йолдыз чүпләп җыям

Бүләкләргә сөйгән халкымны.

Җан ярасын алар дәваласын,

Шатлык кына бүләк итсеннәр.

Оҗмахларга илткән юллардагы

Сиратлардан җиңел үтсеннәр.

Кылдан нечкә сират күперләре

Күңелем кылларына тартымдыр.

Моңнарымның нинди икәнлеген

Бәяләүче сөйгән халкымдыр...

Гомер фасылларын озатамын

Язлар назын саклап юлымда.

Табигатьнең шигъри тезгеннәре

Һаман әле, һаман кулымда.

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев