Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өзгәләнмик, гармункаем

Өзгәләнмик әле, гармункаем, Җыр-моңнар бит яши халыкта.

Ятимсерәп калган тальян гармун,
Моңсуланган бераз карашы.
Заманында күпме күңелләргә
Моң өләште, моңнан ул ташты.
Бүген никтер ул бит тынып калган,
Беткән микән әллә моңнары?
Урамнар тын, аулаклар юк хәзер,
Ишетелми яшьлек җырлары.
Заман башка, моңнар башка диеп,
Онытмагыз, дуслар, тальянны.
Кайгы-сагышларны җиңеләйтә,
Балкыта ул һәрчак җаннарны!
Мин дә шулай җыр илендә гиздем,
Илһам дөньясында яшәдем,
Кешеләргә гүзәллекләр биреп,
Күпме яндым, күпме яшьнәдем!
Тормыш юлларыннан үткән чакта
Тынмасыннар иде җырларым.
Якты нурлар белән чиртсәм иде
Кешеләрнең күңел кылларын.
Мәңгелеккә килмәгәнбез җиргә,
Гомер мизгелләре кыска шул.
Ә үткәннәр үкенерлек түгел,
Үтмәгән бит еллар бушка ул!
Җыр-моң белән җаннар канатланды,
Адашканнар кайтты тормышка,
Гомер буе без игелек кылдык,
Рәхмәтлемен, Ходам, язмышка!
Гөлләр һәрчак көнгә тартылалар,
Яктылыкка, нурга, сафлыкка.
Өзгәләнмик әле, гармункаем,
Җыр-моңнар бит яши халыкта.

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев