Логотип Казан Утлары
Шигърият

Озатышу

Күз алдыннан китми нәни кызчык,  Яфрак кыскан нәни учларына. Әткәсенә нәрсә бүләк итсен? Кипкән сары сыңар яфрак сона!

Сары яфрак сона нәни кызчык
Әткәсенең кайнар учларына.
Кичә генә әле назланды ул,
Сырпаланып, аның кочагында.

Сары, юеш яфрак. 
Кызчыгыннан
Олы бүләк - Ватанының төсе. 
Шул яфракка сеңгән Кояш нуры, 
Яңгыр суы, газиз туфрак исе. 

Шул яфракка сеңгән нәниенең
Ихласлыгы, назлы бармак эзе. 
Сары яфрак суза нәни кызчык - 
Бөре әле, нәни бөре үзе. 

Көзләр җиткәч җирне яфрак түши,
Коелмасын иде яшелләре, 
Өзелмәсен Ватан кәүсәсеннән! 
Сез ямь-яшел әле, иртә әле!

Күз алдыннан китми нәни кызчык, 
Яфрак кыскан нәни учларына.
Әткәсенә нәрсә бүләк итсен?
Кипкән сары сыңар яфрак сона!

Чак өзелми үзәк яфрак булып
Шушы манзарадан. 
Таша күңел. 
Әткәсенә бүләк - сары яфрак! 
Күз алдында шул мәл, шушы мизгел. 

 

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев