Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өстәлемнән каләмемне алып...

Өстәлемдә – каләм, ак кәгазьдә Ярты юл да шигырь күренми. Иҗат өчен йөрәк кушу кирәк, Баш эшләтү кирәк иренми!

Корал эшли, ир мактана.

Мәкаль.

Өстәлемнән каләмемне алып:

Эш коралым, диеп уйландым.

...Каләмемне өстәлемә ташлап:

«Эшлә!» – дигән булып кыландым.

Өстәлемдә – каләм, ак кәгазьдә

Ярты юл да шигырь күренми.

Иҗат өчен йөрәк кушу кирәк,

Баш эшләтү кирәк иренми!

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев