Шигърият
Өшегән алмалар
Йә туңып үләсең җирдә, йә инде янып.
Алмагачлар ышанмыйлар кыш киләсенә,
Алданганнар мескенкәйләр көз иртәсенә.
Көз иртәсе нурлар белән сыйпап назлаган,
Карлар быел яумас диеп, явыз алдаган.
Эх, самими алмагачлар, шулай ышанып,
Йә туңып үләсең җирдә, йә инде янып.
"КУ"10, 2021
Фото: Krea ai
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Нишләтәсең, бигрәкләр дә самими шул .....................алмагачлар кебек, Булат Ибраһим дә. ..................Җиткән ир бит, Сабый бала түгел юкса, ................кыш килмәс дип, алданган бит көзге көндә. ................ ...Алмагачлара арасында йөреп аргач, ..............учак яккан, урын җәеп кырын яткан. ................Табигать бит! Вакытында кыш та килгән- ..............Ибраһимнең алды пешкән, күте каткан. ................ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0