Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет эзлим

Күрә торып җанның бер кисәген Янган утка салып буламыни?!

Күрә торып җанның бер кисәген

Янган утка салып буламыни?!

Нишлим икән? Каян көчләр алыйм?

Чәчәк кенә аткач суламмыни?

Нинди чара табыйм? Көннәремне

Синнән башка килми күрәсем дә...

Бу дөньяда ниләр майтарыла?

Белми идем... Килми беләсем дә...

Синең сулыш тигез булсынга мин

Әзер үзем көлгә әйләнергә! 
Нишлим, әйтче, сине йолыр хакка

Кайсы кылга барып бәйләнергә?

Чоңгыллардан очып барган сыман

Үрелердәй салам – өмет эзлим!

Өмет эзлим... Синле язмышымнан,

Синле киләчәктән өмет өзмим.

Күрә торып бәгырь кисәгеңне

Салып буламыни упкыннарга?

И, җүләр мин, кайда язылган ул

Ирек өмет итү тоткыннарга?!

 

"КУ" 05,2023

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев