Ою
Бәхет безне бездән күбрәк белә икән, Кирәк – елый, кирәк – бездән көлә икән: Эзлисе юк, көтәсе юк, табасы юк – Вакыт җиткәч, үзе очып килә икән…
Артык-портык кием булмас минем өстә,
Ярамаган әйбер тормас минем эчтә.
Йөрермен мин, таяк тотып, көчкә-көчкә –
Ә барыбер бирешмәмен үрмәкүчкә...
Күргән-белгән, ишеткәнне терки-терки,
Яшәмәм мин киләчәктән өрки-өрки.
Тешләүдә дә, эткә этлек эшләүдә дә
Уздыралмас мине һичбер чебен-черки...
Алпан-тилпән йөрмәмен мин йотканда да...
Бүлешермен бүләк-мазар отканда да.
Ул минеке түгел диеп, тибенермен
Ят ятакта аягымнан тотканда да...
Килде-китте сүзләр язмам, каләм җиккәч,
Туктармын мин туксаныма барып җиткәч.
Һич ышанмам ыштансыз мин дигәннәргә –
Булыр-булмас кеше булмас минем иптәш.
Көннәремне үткәрмәм мин, мендәр кочып,
Төшләремдә кагынырмын, очып-очып.
Яшәгәчтен байтак шулай, көтмәгәндә
Тәрәзәмә килеп кунар Һомай-кошчык.
Көтмәсәң дә, көткән кебек килдем, дияр –
Вакыт җитте, гомер атың салыр ияр –
Һәм, ниһаять, бәхетеңә тиенерсең,
Киенерсең актан – фәрештәләр сөяр!
Бәхет безне бездән күбрәк белә икән,
Кирәк – елый, кирәк – бездән көлә икән:
Эзлисе юк, көтәсе юк, табасы юк –
Вакыт җиткәч, үзе очып килә икән…
«КУ» 11, 2026
Фото: Индира Габдуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев