Логотип Казан Утлары
Шигърият

Офыкларга шәфәкъ нуры тамган

Эңгерләрен томан сарган көз бу, – Адаштырмас ләкин бу томан.

Офыкларга шәфәкъ нуры тамган,
Тәрәзәңдә синең ут микән?
Мин сагынып сиңа килгән идем,
Син аңладың микән, юк микән?..
Эңгерләрен томан сарган көз бу, –
Адаштырмас ләкин бу томан.
Тойгыларым йөрәгемә төйнәп,
Китеп барам синең йортыңнан.
Горурлыгым үземнән дә зур шул, –
Башым имәм сөю үтенеп.
…Тәрәзәңә ут алмаган өчен
Син яшәрсең ләкин үкенеп.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев