Офыкларга кадәр ерак әле...
...Аланнарым алсу чәчәкләрдә, Ерак әле, ерак шәфәкъларга...
Офыкларга кадәр ерак әле,
ерак әле миңа шәфәкъларга,
баш очымда – кояш эсселеге,
үзәннәрем – куе чәчәкләрдә.
Беркөн, әнкәй, кояш сүрелгәндә,
дөньяларым көзгә күмелгәндә,
күлмәкләрең киеп караганда,
синекедәй чәчләр агарганда,
көзгеләргә карап көенгәндә,
кулларымның көче кимегәндә,
мин аңлармын синең күңелеңне,
мин тоярмын һәрбер күзәнәгең.
Миндә булыр синекедәй күзләр,
һәм күрермен дөнья үзгәргәнен:
без кайтмаган көннең озынлыгын,
кояшының хәтсез кызулыгын;
саксыз әйткән сүзнең авырлыгын,
дәшмәвеңне, җыеп сабырлыгың;
балалардан көткән җылылыгың,
җылылыкның нинди олылыгын
мин аңлармын беркөн. Аңлаганда,
сагыш ургып тулыр күңелемә.
Һәм шул чакта син булмассың, әнкәй...
Син булмассың – үксеп түгелергә.
Сагынуга түзалмыйча ул җан
сине эзләр, синсез сукмаклардан,
үткәннәрне салыр хәтерләргә,
юатырга теләр. Кадерләргә.
...Аланнарым алсу чәчәкләрдә,
Ерак әле, ерак шәфәкъларга...
"КУ" 12,2021
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Эх, Гольнур..❣️
0
0