Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очыш

Дулкыннарны йөгәнләүнең Серләре нечкә күпкә!

Кошлар нәселеннән булсам да, тик
дәрьяларда гына оча алам!
Равил Фәйзуллин


Дулкыннар күккә күтәрә,
Дулкыннар сөйри төпкә.
Дулкыннарны йөгәнләүнең
Серләре нечкә күпкә!
Тиңдәшме син, көндәшме син,
Үзме, ятмы дулкынга? –
Йә күтәрер ул Кояшка,
Йә салыр ул упкынга.
Ике игез – күк һәм диңгез,
Оч, булса канатларың!
Аңларсың шунда Күкләрнең
Кем итеп яратканын.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев