Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очрашу

Төн уртасы. Ишек шакый берәү. Апрельнең соңгы көннәре. Юкса күптән юк иде лә безгә Тукай әфәнденең килгәне.

Төн уртасы.
Ишек шакый берәү.
Апрельнең соңгы көннәре.
Юкса күптән юк иде лә безгә
Тукай әфәнденең килгәне.


Ишек ачтым.
Бергә каhвә эчтек.
Төне буе шигырь сөйләде.
Ул киткәндә, бер үкенеч булып,
Җирдә калган икән сөйгәне.


Тынып калдык.
Тынып торды бермәл.
Ютәлләде янә, буылды.
Сораштырды:
«Яшьти, ничек, – диеп, –
Сезнең яңа гасыр буыны?»


Саубуллашты. Юлга чыгып китте.
Бер борылып бакты – түзмәде.
Офыктагы ал таң яктысыннан
Карап тора Тукай күзләре.

 

«КУ» 04, 2026

Фото: freepik ИИ

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев