Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очраклылык

Яшә шулай, шөкерана, Аллаһыга дога кылып: И туганым, гомер бит ул – кануни бер очраклылык!

Очраклылык очрамаса булмас идек син дә, мин дә,
Оча-оча фәрештәләр кунмас иде безнең иңгә.
Куана да белмәс идек җәйгә, көзгә, язлар барга, –
Очраклылык канун булып ятмас иде язмаларга.

Үлмәс иде үләчәкләр, тумас иде туачаклар –
Очраклылык Тәңребезнең тәртибе ул – Үзе саклар.
Сөенеч дип бик сөенмә, үкенмә дә – үкенеч дип:
Кара мәче юлны кисте, бәхетсез сан ул – унөч дип.
Яшә шулай, шөкерана, Аллаһыга дога кылып:
И туганым, гомер бит ул – кануни бер очраклылык!

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев