Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өч кызым

Минем нәни өч кызчыгым: Өч асылташ-йолдызчыгым – Өч сылуым, өч сабыем – Таңсылуым, Айсылуым Һәм Айзиләм – өч наныем.

Бер беренә охшашлар һәм
Бер-берсеннән шундый үзгә.
Берсәк кенә минем сымак,
Бераз охшаш әнкәсенә
Минем нәни өч кызчыгым:
Өч асылташ-йолдызчыгым –
Өч сылуым, өч сабыем –
Таңсылуым, Айсылуым
Һәм Айзиләм – өч наныем.
Өчесе дә шук, шаян һәм
Бер-берсеннән уздыручан.
«Мондый холык каян?» – дисәм,
Әнкәләре: «Син!» – дип коча.
«Үзең бит!» – дип куя җөпләп
Кимчелекле холыкларын,
Һәм ала үз исәбенә
Уңышларын, булдыкларын...
Әйдә, алсын: алмалар бит
Алмагачтан төшми ерак,
Кайсыбызга охшаса да,
Бәхет теләп яна йөрәк.
Көя йөрәк кайчакларда
Борчылудан шулар өчен.
Изге теләк теләп яшим
Һәркайсына иртән-кичен!
Хасталанып авырсалар,
Сабышамын мин дә чиргә.
Хафаланып, бар вөҗүдем
Сеңеп бетә тәмам җиргә.
Кулымнан эш рәте китә,
Бетә җанның тынычлыгы.
Утта янып эрегән күк
Була ир-ат корычлыгы...
Ирешсәләр уңышларга –
Һаваланам горурлыктан.
«Үзем кебек талант сез!» – дип
Үсендерәм хатын юкта.
Ул ишетеп торган чакта,
Салпыга дип таман салам:
«Тач әнкәсе инде!» – диеп,
Күзем кысып, мактап алам.

Бер-беренә охшаш алар,
Бер-берсеннән шундый үзгә.
Буйга-сынга, аң-фикергә,
Холык-фигыль, килбәт-йөзгә...
Минем нәни өч кызчыгым,
Өч асылташ-йолдызчыгым,
Өч сылуым, өч сабыем –
Таңсылуым, Айсылуым
Һәм Айзиләм – өч наныем.
Өчесе дә шундый якын,
Кабатланмас мәрҗән-алтын!
Өч кызым бар – мин бай әти!
Олылары йөри укып,
Берсе яңа китте тәпи.

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев