Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нурихан Фәттахка мәрсия

Итил суы һаман ага торыр, Ярларына дулкын кага торыр. Нурихан күк әдипләре белән, Үткәннәре белән халкым горур!

Итил суы һаман ага әле,

Ярларына дулкын кага әле.

Халкым сагына җуйган үз Акланын,

Күңеле тулы тоташ яра әле.

Оча дәвер, гүя очар уклар,

Сызгырыплар уза, җанда утлар.

Күңелләрдә утлар дөрли, тынмый.

Итил шавын, йөрәк чаңын тыңлый.

Дулкын кага, яу чапкандай атлар.

Үткәннәрдән иңә шанлы хатлар.

Чал тарихның өнен туз көленнән

Өр-яңадан иләп җыя татар.

Ача серен Итил суларының,

Юа керен милләт узганының,

Милләт узганына юлын сабып,

Барлый чиген ил-йорт ызанының.

Ул – дастанын язган милләтемнең

Өр-яңадан, елъязмачы гүя.

Милли әдәбият атавына

Әсәр арты әсәр өя-өя.

Итил суы һаман ага торыр,

Ярларына дулкын кага торыр.

Нурихан күк әдипләре белән,

Үткәннәре белән халкым горур!

 

"КУ" 06, 2024

Фото: архивтан

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев