Нур алып кайтырмын җиһаннан
Вакландык... шуңа да без бүген Эчәбез аклану тузанын... Канында көнләшү котырса, Туган да аямый туганын.
Далалар өстеннән болыттай
Күкләрне күкрәтеп агылам.
Ханлы да, шанлы да чорларны
Күрмәгән килеш тә сагынам!
Алдымда ирекле, хөр, азат,
Күбеккә күмелгән акбүз ат –
Җайдагы кылычлы... калканлы...
Ул – горур, беркемгә баш имәс
Үзаңлы! Хокуклы!! Ватанлы!!!
Ирләрчә кысылган ирене,
Тел очы саклаган сөт тәмен.
Өммәтем күтәргән байракның
Данына башымны төртәмен.
Ачынып ачылган хәтерем
Сорады: «Кайда көн нурлары?»
Кыйралган тиңдәшсез яуларда
Татарның иң гаярь уллары.
Вакландык... шуңа да без бүген
Эчәбез аклану тузанын...
Канында көнләшү котырса,
Туган да аямый туганын.
Таркаулык – фаҗига, биш бармак
Йодрыкка төйнәлми тырпайса.
Каршылык күрсәтми чигенсәң,
Җиреңне чүл итә илбасар.
Шикләнмим: туачак яңадан
Татарның кодрәтле буыны.
Калмасын ятларга тарихи
Меңьеллык тәхетле урыны.
«Татарлар юк инде», – дисәләр,
Валлаһи, үлгәч тә… ышанмам!
Җаныма милли моң, гамь төяп,
Нур алып кайтырмын җиһаннан…
«КУ» 04, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев