Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нух пәйгамбәр хәстәрләнеп йөргән алдан...

Оран салып йөрүче юк батабыз дип, Эт койрыкка сылтый, муен – башка.

Ел саен Казан урамнарын су баса

Нух пәйгамбәр хәстәрләнеп йөргән алдан,

Фәлән елда шундый яңгыр яуган.

Ә югыйсә, һәр ел саен шундый ук хәл:

Безнең өскә ишеп ява ялган.

Вакыт узган бераз, заманасы башка:

Пәйгамбәрләр саны чиктән ашкан.

Оран салып йөрүче юк батабыз дип,

Эт койрыкка сылтый, муен – башка. 

«Заманадан калмаска» дип ашыгалар,

Беренчелек өчен ярышалар.

Кичә яңгыр явып узды башкалада,

Җәйрәп ята суда машиналар.
 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев