Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәселебез – игенчеләр нәселе

Нәселебез – игенчеләр нәселе, Без – бу җирнең эшче куллары.

Нәселебез – игенчеләр нәселе,

Без – бу җирнең эшче куллары.

Көзләр кергән чакта,

Сөйләр безнең хакта

Тук башаклы иген кырлары.

Бетховенның симфониясенә

Алыштырмыйм тургай җырларын.
Белмидәдер әле шәһәр кешеләре

Авылларда мондый моң барын.

Килмәгәнбез юкка без бу җиргә,

Без – игенче халык уллары.

Шуңа җанга якын

Гүзәл туган якның

Арыш кыры, басу юллары.
 

 

"КУ" 12, 2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев