Нинди булыр, белмим, гомер гыйләвәсе...
Гомер генә җитми икән аңлар өчен: Өч аршын җир – һәр кешенең биләмәсе.
***
Нинди булыр, белмим, гомер гыйләвәсе,
Бакыйлыкка суздым шигырь гөлләмәсе.
Гомер генә җитми икән аңлар өчен:
Өч аршын җир – һәр кешенең биләмәсе.
***
Алданып бер җилгә очар алкышка,
Һаман чабам бу мәгънәсез ярышта.
Инде чәчем җилкән түгел бик күптән,
Тик нишлим соң? – Алтыдагы алтмышта.
***
Сүзем өстен чыга дип кем кычкыра? –
Көчәнә дә сүзен җилгә очыра.
Сулар ага, комнар күчә, җил исә...
Таулар гына дәшми-тынмый тик тора.
***
Кеше гаҗәп – акыл да бар һәм хис бар,
Яшәешкә һич туемсыз шәхес бар.
Өстәвенә өмет итә җәннәтне, –
Калебендә мәңге алйот нәфес бар!
***
И яшәеш, авыр да син, җиңел дә...
Җиһан, бәлки, фәкать минем күңелдә?
Мин үлүгә юкка чыга җиһан да,
Һәм тузан да калмый Галәм төбендә.
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Өч аршын җир- ул мәетләр биләмәсе, ..................Анысын да тик өч дистә ел биләсе. .................Кеше үлгәч калса, бары, калыр хәтер, ...............Тигезләнер җире белән, хәтта, кабер... ................ ... Сәйлән
0
0
0
0
Бер мизгеллек алкыш өчен үлә- бетә ярышабыз, ..............Әйтерсең лә, Сабантуйның тәкәсенә, алышабыз. ...............Яшь дигәнең алтмышның да ар ягында инде, юкса, ..............Ә картлыкның сөлгесенә билне бирми, карышабыз. ............... ... Сәйлән
0
0
0
0
Табигатьтә барысы да хәрәкәттә, ..............Тынганнар да хәрәкәткә килә, хәтта... ...............Тыныч күлнең төбендә, бит, җеннәр йөри- ............... Әгәр таулар кузгалсалар, җирләр тетри. ................ ... Сәйлән
0
0
0
0
Шагыйрь үлсә, җиһан бетмәс,- .............галәм әле көтә алыр... ..............Дәрдемәнднең сүзе хактыр- .............ни китсә дә, сөте калыр! .................. ... Сәйлән
0
0
0
0
Кешенең чамалы акылы һәм хисе. ...........Чамалы түгелдер аның тик нәфесе. .............Нәфеснең тыштагы яклары нәфистер, ...............Эчендә ятканы, һичшиксез, фәхиштер! ............. ... Сәйлән
0
0