Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нигә соң көзләргә кергәндә...

Чәчәктә булсам да көзләрен, Алмагач түгел лә, мин – имән.

Нигә соң көзләргә кергәндә

Очынам, шашынам сөенәм?!

Нишләвем инде бу, аңламыйм.

Әллә соң сөям дә, сөеләм.

Тик менә кышларын чыгалмас

Көздәге чәчәктә алмагач.

Мин дә соң корырмын микәнни,

Кышларга көчләрем калмагач?!

Юк әле, мин көчле, мин үлмәм.

Килсә дә, Үлемгә баш имәм.

Чәчәктә булсам да көзләрен,

Алмагач түгел лә, мин – имән.

 

"КУ" 10, 2021

Фото: Raphael ai

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Быел көзен чәчәк аткан икән .......... алмагач та, имән дә, тал да, ........ хәтта, шагыйрь Рифат Җамал да... ........ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)