Нигә салкын бүген кояш нуры?
Төче дигән сулар тозлыланган, Әллә кеше, әллә дөнья соң бозылган?
Нигә салкын бүген кояш нуры?
Ник сусауны басмый чишмә суы?
Наздан бүген никтер күңел ярсый,
Җәйдән тәнем тынычлыкны тапмый.
Берүзем мин, ләкин ялгыз түгел,
Гөл-чәчәктән генә тормый безнең гомер.
Тынычлыкны эзләп узып бара еллар,
Тик башларда һаман җилле уйлар.
Яуган яңгыр юешләтми тәнне,
Авыз сизми ризыктагы тәмне.
Тизләнәбез, куган булып дөнья,
Тик табабыз нәни генә оя.
Никтер чайкалабыз без җилләрдә,
Ни соң җитми безгә бу җирләрдә?
Күрәзәче тик юрасын киләчәкне,
Тик аңламас ул тиле йөрәкне.
Күтәрелгән тузан кире төшми юлга,
Уңга дигән юллар каерыла сулга.
Төче дигән сулар тозлыланган,
Әллә кеше, әллә дөнья соң бозылган?
«Казан утлары». 2009 ел, 7нче сан.
"КУ" 05, 2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ник бирәсең, Булат, мондый сорауларны?(Булат Ибраһимгә пародия) .......... ....Нигә салкын кояш нуры? ..........Ник сусауны басмый чишмә суы? ............Авыз сизми ризыктагы тәмне, .............. Ник чайкалабыз без җилләрдә?(“Нигә салкын кояш нуры?” Булат Ибраһим) .......... ...Ник бирәсең,Булат,безгә мондый сәер сорауларны? ...............Көтәсеңдер инде бездән башка төрле юрауларны?!.. .................. ...Юкса, барлык билгеләрең үзе күзгә бәреп тора. .................Ышанмасаң, наркологка үзең инде барып сора. .................
0
0