Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ничек кеше булып калырга?

...Ятим сабый булып, мин ул елыйм Һәм күз яше булып, мин агам. 

Пыскып сүнгән мәлдә өметләрең,

Инде онытылгач – шат чагың,

Матур кәнфит кәгазенә төреп,

Ялган өләшкәндә чат саен,

Чарасызлыктан син сыгылганда,

Тыгылганда күзең яшьләргә...

Ничек алга таба барырга соң,

Ничек алданмыйча яшәргә?

Төрле яктан янау янаганда,

Төрле яктан әләк яуганда, 
Төшләреңә өнең кергән чакта,

Өсләреңә афәт ауганда,

Ничек итеп исән калырга соң,

Каян көч-дәрт, куәт алырга?

Эткә әйләнүе җиңел дә бит,

Ничек кеше булып калырга?

Котырына исәрләнгән давыл,

Ничек каршы торыйм мин аңа?..

...Ятим сабый булып, мин ул елыйм

Һәм күз яше булып, мин агам. 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев