Шигърият
Ни эшлим ятларга сыенмый
Нигәдер күземнән яшь кипми, Җанымның ярасы җуелмый. Ятларга сыенып елыйм мин, Ни эшлим ятларга сыенмый?!
Нигәдер күземнән яшь кипми,
Җанымның ярасы җуелмый.
Ятларга сыенып елыйм мин,
Ни эшлим ятларга сыенмый?!
Күшеккән җанымны җылытам,
Җылытам ятларга сыенып...
Гомеремнең яртыдан артыгын
Яшәдем сөюдән тыелып.
Чәчелде, таралды хисләрем,
Сыеныр бер кеше тапмыйча...
Күңелем учагын сүндердем
Су сибеп... утларын якмыйча.
Сүнгән шул учактан күшегәм,
Җылынмый күңелем, җылынмый...
Яшәүгә өметем сүнмәгәч,
Ни эшлим ятларга сыенмый?!
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев