Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәваине уйлап

Хөрлек белән тарлык, Хыял һәм чынбарлык Тарткалаша һаман Шагыйрь каләмендә.

Тәхет тирәсендә тапмас Шагыйрь бәхет, –
Тынгы бирмәс аңа сарай яраннары.
Нәваидән алып бүгенгегә кадәр
Күпме Шагыйрьләрнең җаны яраланды.
Дәвер алмашына – ысул һаман шул ук, –
Хөр рухлыга – агу.
Агу төрле-төрле.
Күктән «Шагыйрь!» диеп тәгаенләнгәнгә
Ябышалмас ләкин заманының кере.
Гаделлекне уйлап, кошлар теле1 белән
Сайрап карый Шагыйрь уянсын дип гавәм.
Мәхәббәткә тугры Фәрһәд-Шириннәрнең2
Ихлас хисләреннән яктырыр тик галәм.
Гадел-камил хаким Искәндәрләр3 булса,
Бәрәкәте иңми калмас иде илгә.
Хөрлек белән тарлык,
Хыял һәм чынбарлык
Тарткалаша һаман Шагыйрь каләмендә.

1,2,3 Нәваинең «Кошлар теле» («Лисаи әт-таир»), «Фәрһәд вә Ширин», «Искәндәр дивары» («Сәдд-и Искәндәрий») әсәрләренә ишарә.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев