Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мыскыллау остасына нәсыйхәт

Ишарәле ошбу охшатуны кичермәстер иблис үзе дә...

Дөрес хурлау өчен берәр мәнне

әйтәм сиңа сүзнең иң хагын:

иблис диеп тирги күрмә, зинһар,

тома юньсез адәм имгәген.

 

Безгә каршы бар(ы)сын эшләр затка

хөрәсәннәр ничек тиң килсен?!

Болай уйлау, әйдә, үзең кебек

кемсәләргә сәер тоелсын.

 

Әгәр инде ата ялкау чынлап

әйдәкләсә шайтан өерен,

азауланып беткән азгынлыклар

каплап алмас иде җир йөзен...

 

Кыланучы адәм калдыкларын

дөрес сүк син халык күзендә.

Ишарәле ошбу охшатуны

кичермәстер иблис үзе дә.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: Raphael ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, “тәнкыйть кирәкле вә лөзүмле бер шәйдер” дә, ..................Нидер җитә, нидер җитми, әмма һәрбер әйбердә... .................. ...Кемдер “яхшы!” дигәннәре кемгә начар булганнар. ..................Тәнкыйть кирәк, тик яратмый аңа дучар булганнар. ................. ...Кимчелекне күрсәткәннән тиеш сабак алмыйлар, ....................Мыскыллау дип кабул итә тәнкыйть сүзен андыйлар. ................... ...Бер уйласаң,тәнкыйть белән хурлауда ни аерма? ...................Хурлау белән зурлауны да тик бер хәреф аера... ..................

    • аватар Без имени

      0

      0

      ... Дәвамы: ................... ... Ә бит кемдер хурлау түгел, зурлауны күптән көткән. .................Бик авыр шул аеруы мыскыллауны тәнкыйтьтән... ................ ...Әмма алар арасында аерма бар әлбәттә- ................Тәнкыйтьченең үзен хурлау китә бездә, гадәттә. ................. ...Иҗат эшен тәнкыйть итү юл ача да бәхәскә, ................тәнкыйть күчә мыскыллауга, әгәр күчсә шәхескә. ................... ... Ләйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

      • аватар Без имени

        0

        0

        страсти мардасти