Шигърият
Музейда туган тәэссорат
Мирас булып күчкән патша таҗы – аны башсыз зат та кигән ич.
Үзен эре тотар хаким өчен,
бәлки, мин бер гади таз гына.
Тәэсирләнмим төрле тәхетләрдән,
исем китми король таҗына.
Тансыклаткан чәчәк такыясы
күбрәк бирә безгә кинәнеч.
Мирас булып күчкән патша таҗы –
аны башсыз зат та кигән ич.
Багындырмый тәхет варислары…
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев