Логотип Казан Утлары
Шигърият

Моңым

Бөкресен дә биштәр баскан моңым Таштан да чык сыкты… Кешеләрнең күзләренә карап Теләнергә чыкты…

Бөкресен дә биштәр баскан моңым

Таштан да чык сыкты…

Кешеләрнең күзләренә карап

Теләнергә чыкты…

Җәрәхәтле моңым яшәмәде

Үзен-үзе саклап.

Урам буйлап ул каңгырып йөрде,

Көчкә-көчкә атлап.

Колагына керде, тавышлары

Сөенечсез ятлар.

…Арып ауды моңым, күмде аны

Гайбәт, яманатлар…

Кайда калды, кайда калды икән

Кыңгыраулы атлар?!

Үткәннәрнең моңын кем кайтарыр,

Кем догасын ятлар?

Томаннарда әллә адаштымы

Язым сыерчыклы?!

Гаҗиз калып моңым, шуңадыр ла,

Теләнергә чыкты…

Баедымы моңым? Киресенчә

Бөлде… бөлде бугай.

…Хыялына кайткан тургай гына

Хәлен белде бугай…

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев