Шигърият
Моңсулану
И туганым, дәрт-дәрманың аман чакта Нәүмиз җилне очратсаң да чык бер дога, – Төпсез Вакыт коесына убылачак Гомереңнең чыгыры да, чылбыры да.
И туганым, дәрт-дәрманың аман чакта
Нәүмиз җилне очратсаң да чык бер дога, –
Төпсез Вакыт коесына убылачак
Гомереңнең чыгыры да, чылбыры да.
Килер ул көн...
Кемдер калыр еламсырап,
Кемдер калыр агу чәчеп, елан сымак;
Үтәр еллар, тигезләнер калкулыгың,
Җилләр генә йөрер исеп, ямансулап.
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Адәм үлсә, дуслар елар... Дошман көләр, арындык, дип, .........Исәннәр ни кыланса да үлгәч, юкса, барыбер бит! ............. ...Яши- яши дошманнар да булыр инде, дөрестән дә, .........Әмма җиргә иңдерерләр, калдырмаслар җир өстендә. ............ ...Аннан, әҗәл берәм- берәм алып китәр калганнарын, .............Елаттырып дус- ишләрен, сөендереп дошманнарын... .......... ... Сәйлән
0
0