Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мисыр күгәрчене

Аһ, син, мисыр күгәрчене – Изгеләрнең токымы!

Гөлдер-гөлдер
Таңда кемдер
Ала татлы йокымны.
Аһ, син, мисыр күгәрчене –
Изгеләрнең токымы!
Риваять булып яшисең
Халкымның күңелендә.
Мин ышанам риваятьнең
Уйдырма түгеленә.
Мин ышанам игелекнең
Яманны җиңәренә.
Үзенең Әбүҗаһилы
Һәр чорның була икән.
Пәйгамбәр чорыннан калган
Күгәрчен куна микән
Бүген хаклык куышына, –
Оясын кора микән?
Куа киләләр безне дә
Атланып ялган атка.
Ялган атларга буйсынган
Батачак яманатка,
Яраклашу ятьмәсендә
Әйләнер ярканатка5.
Ярканат язмышларына
Тармасын дип ахырдан,
Милләтемә куыш эзлим, –
Коткар Әбүҗаһилдан!
Гөлдер-гөлдер...
Таңда кемдер
Юрый ни күрәсене.
Куышыма оя корчы,
И мисыр күгәрчене!

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев