Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мисыр дәфтәреннән

Дәрьяларны кичәр өчен Кирәк җилкән. Дөнья-дәрья гарасатлы Диңгез икән.

Дахаб4 – җилкәнлеләр иле

1
Дәрьяларны кичәр өчен
Кирәк җилкән.
Дөнья-дәрья гарасатлы
Диңгез икән.
Җилкәннәрне киерергә
Җилләр кирәк,
Җилләр кебек җилбер-җилбер
Җилкен йөрәк.
Йөрәкләрне җилкетергә
Кирәк киңлек.
Киңлекләрне тояр өчен
Кирәк тиңлек.
Киңлекләрне колачларлык
Бармы хисең?
Җилләр белән җиңешерлек
Бармы көчең?
2
Җилләр монда җылы икән,
Йөзем куйдым җилләргә.
Усал җилләр исеп калды
Минем туган илләрдә.
Усал җилләр кисә анда
Ап-ак каен башларын.
Йөрәгемнең сыкравыннан
Сискәнмәс шул ташларың, –
Ташлар иле, комнар иле,
Миннән ерак ил лә син.
Газиз туган илкәемне
Җылы җилләр имләсен!
Имләсен, игә китерсен,
Җиңсен усал җилләрне.
Йөзләремне җилгә куйдым,
Уйлап туган илләрне.
3
Ил корабын җил сөрә.
Дәрдемәнд
Җилкәнлеләр илендә мин,
Уемда – ил корабы.
Өстебезгә ишеләм дип
Дулкын килә каралып.
Упкынга сөйри бу дулкын,
Юл бирәбез без аңа.
Чоңгылларга төшкән көннәр
Хәтеремдә яңара.

Кешелекнең хәтере бик
Кыска икән чынында.
Акны таный кара диеп,
Ялган дияр чынын да.
Уйлый идем, кешелекне
Уятырга җитәр сүз.
Мин җилкәнлеләр илендә.
...Илдә күпме җилкәнсез.

4 Дахаб – Мисырда Кызыл диңгез ярындагы шәһәр. Җилкәнле спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр үзәге.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев