Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Минем йортым читтә тора»

Кайдадыр упкыннар убыла, Гөрселдәп егыла кыялар...

«Моя хата с краю...»

Рус халык мәкале


Кайдадыр упкыннар убыла,

Гөрселдәп егыла кыялар...

Кемнеңдер – түгәрәк дөньясы,

Шат чырай, кәефле хыяллар!

Кемнәрдер бүгеннән дөм ятим...

Газизен югалткан кайсысы?..

Кемнеңдер – ваемсыз көненә

Килешми бүтәннәр кайгысы.

Кемнеңдер бер валчык сые юк,

Бер йотым суы юк үлгәндә...

Кайдадыр – бер гамьсез җан асрау –

Аларның эше юк бүтәндә.
Сукырлар, чукраклар, телсезләр...

Язылган тәкъдирдер, нишлисең...

Бу рәхәт дөньягыз – мескенлек,

Җылыгыз туңдыра – өшисең.

Телләрне киссәләр – сөйләшмә,

Күзеңне капласа – карама.

Кемнәрдер газизен җуйганда

Минем йорт читтәрәк торамы?!

Кемнәрдер бүген бар, иртәгә

Беләме дөньядан үтәсен?

Кыямәт көнендә туй иткән

Адәмнән тагын ни көтәсең... 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев