Минем туган якта
Язлар шаулап килә: Кар сулары ага Таудан, көлә-көлә!
Минем туган якта
Язлар шаулап килә.
Кар сулары ага
Үз юллары белән.
Гөрли-гөрли ташый
Таудан язгы сулар –
Шарлавыклар шавы
Төнгә бераз тынар...
Шаян гөрләвекләр
Урам буйлап чаба,
Кәгазь көймә йөзә
Зур елгага таба.
Минем туган якта
Җырлап килә язлар!
Кар сулары белән
Өйләр юа кызлар.
Юган челтәр-пәрдә –
Тышта баулар тулы,
Хуш исләргә манып
Үбә кояш нуры.
Күзне чагылдыра
Көмеш тәнле тәр(ә)зә.
Өйнең күрке – юып
Элгән ап-ак пәрдә!
Шатлык хисе оча
Җиде күк катына:
Яз кояшы әнә –
Шаян малай сыман
Тәрәз өлгеләрен
Таган итеп атына.
Минем туган якта
Язлар шаулап килә:
Кар сулары ага
Таудан, көлә-көлә!
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев