Шигърият
Минем әткәй
Минем әткәй иртә бөкерәйде, Чәч-сакалы иртә агарды. Күп вакытта бушый алмады ул Кырып йөрергә дә аларны.
Әти исән чакта язылган шигырь
Минем әткәй иртә бөкерәйде,
Чәч-сакалы иртә агарды.
Күп вакытта бушый алмады ул
Кырып йөрергә дә аларны.
Булды вакыт, сабан сөрә иде,
Ә чоланда торды мылтыгы.
Булды вакыт, урман кисә иде,
Яңа чабата да тукымый.
Шәһәр өчен нигез казыган ул,
Кышкы туңны чокып лом белән.
Вокзалларда вагон бушаткан ул,
Күпме таш кискәндер кул белән.
Татыды ул ачлык-суыкны да,
Күтәрде ул бөтенесен дә.
Узган еллар... Авыр, усал еллар –
Әтиемнең бөкересендә.
"КУ" 9, 2018
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев