Логотип Казан Утлары
Шигърият

Миңа таулар – ястык урынына

Миңа таулар – ястык урынына, Кыяларга башны салып ятам. Тузан булып күзгә кермәсен дип, Йолдызларны күктән себереп атам.

Миңа таулар – ястык урынына,
Кыяларга башны салып ятам.
Тузан булып күзгә кермәсен дип,
Йолдызларны күктән себереп атам.
Мин кояшка бик еш арка терим,
Үзе чөнки сорап җиңнән ала.
Тик кояштан мин җылылык алмыйм,
Киресенчә, кояш миннән ала.
Мин төкерсәм, океаннар бата,
Җиргә тибү – туплы уйнау гына.
Кодрәтемә киртә булып баса
Тик таяныр нокта булмау гына.
Тузан булып туза бар кешелек,
Бармак арасыннан гасыр җилә.
Мин тауларга барып вакланмыймын,
Чөнки таулар миңа үзе килә.

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев