Миңа җитә
Мин канәгать: айга менмәсәм дә, Гомер үтсә туган җиремдә.
Ни сорыйсың килсә – сора диеп,
Үтәрбез, дип, миңа әйтсәләр,
Сорамамдыр берни, миңа җитә:
Алсу таңнар иртән атсалар.
Миңа җитә: йомшак җилләр иссә,
Кояш чыкса иртән елмаеп.
Яр астыннан чишмә бәреп торса,
Юк, йөремәм, җирдә моңаеп.
Миңа җитә: сала-калаларда
Гармуннарның моңы тынмаса.
Кеше шундый инде: шатлыкта да,
Кайгыда да аны моң баса.
Миңа җитә: бала-чагаларның,
Оныкларның күңеле шат булса.
Берсен-берсе сөеп яшәсәләр,
Намус-вөҗданнары саф булса.
Миңа җитә: көткән яңгыр килсә,
Күкне ярып яшен яшьнәсә.
Вакытыннан алда әҗәл килеп:
«Әйдә, киттек», – диеп дәшмәсә.
Миңа җитә: бәхет дигәннәре
Килеп торганда да тамчылап.
Җәяү чабам, машинам да юк дип,
Үз-үземне йөрмим камчылап.
Миңа җитә: болын-кырлардагы
Чәчкә гөлләрнең дә дәвасы.
Шифа тоям җанда, тирән итеп
Суласам да Сарман һавасын.
Миңа җитә: гомер буйларыма
Ипи торса табын түремдә.
Мин канәгать: айга менмәсәм дә,
Гомер үтсә туган җиремдә.
"КУ" 05, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев