Мин ышанам
Җир йөзендә татар дигән исем Кыямәткә тиклем яңгырар!
Кытай чыганакларында татар
исеме моннан ике мең ел элек
күренә башлый.
Халкыбызның тамырлары тирән.
Тарих бүген шуны җиткерә –
Кыпчак телле татар дигән милләт
Болгар нигезендә көн күрә.
Болгар каны анда, татар даны,
Кыпчак теле көче-егәре,
Ерак гасырларны кичә алган
Төркиләрнең батыр йөрәге.
Җиңелсә дә, кабат торып баса,
Дәрт-дәрманлы күңеле җилкенә.
Кайсы дәвердә дә, мескен булып,
Юк, яшәмәс халкым һич кенә.
Йорт-куралар йөзе һәрчак матур,
Тирә-якка үрнәк һәрвакыт.
Гүзәл моңлы милли җыр суза ул,
Кайгы-хәсрәтләрен таратып.
Киләчәккә зур өметләр белән
Карый белә халкым – чыныккан.
Дөнья үзгәрештә, катып калмый –
Хыял ерак түгел чынлыктан.
Мин ышанам – халкым озак яшәр,
Теләкләре изге, яктылар.
Җир йөзендә татар дигән исем
Кыямәткә тиклем яңгырар!
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев