Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин утырткан чыршы

Эссе көндә Тукай чыршысына Сулар сипсә иде...

Кырлай авылында Тукай бакчасына

Мин утырттым чыршы...

Чыршы түгел, ул бит Тукаема

Һәйкәли бер җырчы!.. –

Нечкә ылыслары җилдә, давылларда,

Кышның буранында

Бертуктаусыз көй чыгарып торсын

Тукай моңнарына...

Кырлай аны Тукай кебек итеп

Алды бит уллыкка.

Кызыкмады чыршым Казандагы

Байлык һәм муллыкка.

Тукай кебек ятим йөрмәсен дип

Бөтен Рәсәй буйлап –

Тамырларын Кырлай туфрагына

Күмдем мин тыгызлап.

Менә инде ничә еллар буе

Эчтән уйлап яшим –

Чыршы төбенә мин язу салдым:

«Моны утыртты, – дип, – и,

Тукаем, Энең Гәрәй Рәхим...»

Киләчәккә бик зур теләгем бар:

Оныкларым монда килсә иде...

Эссе көндә Тукай чыршысына

Сулар сипсә иде...

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев