Шигърият
Мин тик яшим генә!
Соңармадым, иртәләмәдем дә – Мин тик яшим генә!
Үзгәрәсең димә! Мин генәме әллә,
Минем кебек, дөнья үзгә көн дә.
Олыгайдың димә! Бер мин генә түгел,
Минем кебек картаясың син дә...
Син бик сәер димә! Мин генәме әллә,
Тирә-юньдә гел сәерләр генә...
Соңаргансың димә! Минем генә түгел,
Һәркемнең дә гомере бер генә.
Үзгәрмәдем, сәерләнмәдем дә,
Соңармадым, иртәләмәдем дә –
Мин тик яшим генә!
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Кыланабыз, бу дөньяга мәңгелеккә килгән сыман,- ...........Кащей кебек, мәңге үлми яшәү серен белгән сыман. ........... ...“Һәркемнең дә гомере бер, мин тик,- дисең, яшим генә!” ............Их, картаймас идең дә бит, олыгая яшең генә!... ................ .. Сәйлән
0
0