Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин – шагыйрь

Ишет, җиһан, ишет син мине: Үтерүче түгел. Мин – шагыйрь!

Мин илбасар түгел. Мин – шагыйрь!
Горурланып шуны мин әйтәм.
Ак сөт имгән көләч сабыйны
Җир шарына салып тирбәтәм.
Үтерүче түгел. Мин – шагыйрь!
Тигез күрәм җирдә һәркемне,
Горур йөртәм башта бүркемне,
Кыса алмас кем дә иркемне.
Ана телем тора яңгырап
Ромашкалар үскән болында.
Тургайлар да сайрый шул телдә,
Саф татарча кешни колын да.
Кешни дә ул рәхмәт әйткәндәй
Туган җирнең татлы сыена,
Тын болында үлән чемченгән
Әнисенә килеп сыена.
Зәңгәр күзле чибәр сылуның
Кара чәчләренә тигәләп,
Җил кабарткан күлмәк тирәли
Очып уйный сары күбәләк.
Сыйпый да кыз атның ялларын,
Иркә дәшеп, йөгән кидерә.
Шаян колын кызның битенә
Йомшак иреннәрен тидерә.
Иркә җилләр исә. Көн аяз.
Кайнап тора тормыш тирәмдә.
Соры йомгак бер кош баласы
Бөҗәк чүпли әнә үләндә.
Тузбашлары ята кызынып
Яшел түмгәкләрнең өстендә.
Баш калкыта кәлтә үләннән,
Ул үзе дә үлән төсендә.
Милли көйләр генә агыла
Ак болытлар белән янәшә.
Татарымны назлап уяткан,
«Әллүки»ем минем, мең яшә!
Туган җирнең чая җилләре
Чал чәчләрем белән шаярыр.
Ишет, җиһан, ишет син мине:
Үтерүче түгел. Мин – шагыйрь!

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев