Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин – компьютер төймәсе

Канатсызлар белән – Аңлый моны Күкләр Серен белгән.

Мин – компьютер төймәсе.
Бабам – каурый каләм эзләреннән
Акланына чыктым бүгенгенең.
Алга дәшә күпме якты хыял
Һәм... ясалма фәһем.
Мин дә тарих язам.
Кара хәрефләрдән
Ак хәбәрләр тезә кемдер.
Ул – канатлы. Беләм!
Киләчәккә барып булмый
Канатсызлар белән –
Аңлый моны Күкләр
Серен белгән.

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев