Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Мин китәм башка юлдан!»

Һәр кешенең үз бәхете Аерым араланган!

«Мы пойдем другим путем...»

 В.И.Ленин

 

Юк икән – юк, бетте-китте,

Башка сүз катып тормам.

Ятып калганчы атсам да,

Атсам да ятып тормам! –

Яңадан алга барырмын

Агымга, җилгә каршы.

Барыр юл тәмамланса да,

Көтә яңа юл башы. –

Яңа уйлар, яңа җырлар

Яктылык, сафлык тулы.

Юк икән – юк, барып чыга

Алмады шул бу юлы –

Тырышу – җәза түгел лә,

Нишлисең, шулай язган.

Шөкер, без түгел дөньяда

Байлыктан, юлдан язган!

Юк, без түгел бу җиһанда

Көнләшкән, кара янган!

Һәр кешенең үз бәхете

Аерым араланган!

Юк икән – юк, бетте-китте,

Күп сүз болгатып тормам.

Ике кулымны селтим дә

Мин китәм башка юлдан!

Мин китәм башка юлдан!!!

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ленар пөхтә,төгәл,аңлаешлы яза.Уңышлар телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Язучылар аптырашта Шәех эштән киткәнгә, .............Нәшерият директоры ур)нын ятим иткәнгә: .......... ...“Шәех, диләр, үз китабын бастыртып арды, бугай?! ...........Шуңа, ике кулын селтәп, китеп тә барды, бугай?! ........... ...Кая китте?” Язучылар белми нәрсә дияргә... ..........Ленин кебек китте микән әллә Финляндиягә?! ............. ...Үзенекен эшләр, Ленар, мондагы күк, тегендә,- ..............Бер- бер артлы китапларын бастырыр фин телендә ... ............. ... Сәйлән